news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызыл китапка кертелгән кошларны күргән очракта белгечләргә хәбәр итәргә кирәк

«Бу — табигать дөньясы байлыкларын исәптә тоту өчен таләп ителә», — дип аңлата Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). «Кызыл китап»ка кертелгән күчмә кошларның кайтканын күргән очракта, Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына хәбәр итәргә кирәк. «Бу — табигать дөньясы байлыкларын исәптә тоту өчен таләп ителә», — дип аңлата комитет хезмәткәрләре.

Татарстанның «Кызыл китабы»на юкка чыгу куркынычы янаган кошлар кертелгән. Бу көннәрдә республикада җылы яклардан әйләнеп кайткан күчмә кошлар күренә башлады инде. Якынча ун көннән аларның саны тагын да артачак.

Хәзерге вакытта Актаныш, Теләче һәм Чистай районнарында аккошлар кайтканын күрүчеләр бар.

«Кызыл китап»ка кертелгән кошларны күрсәгез, комитет сайтында сирәк хайваннар, кошлар һәм үсемлекләрне очрату турындагы махсус мәгълүмати карточканы (http://ojm.tatarstan.ru/rus/informatsionnaya-kartochka-vstrech.htm) тутырып җибәрергә киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100