news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызыл китапка кергән үсемлекләрне җыйган өчен 9 елга кадәр иректән мәхрүм итәчәкләр

Россиядә Кызыл китапка кергән үсемлек һәм гөмбәләрне җыйган, саклаган, юк иткән өчен җәза катгыйландырылды. Бу хакта ТАСС агентлыгы Дәүләт Думасы карарына сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, шундый үсемлекләрне яки аларның өлешләрен җыйган, сатып алган, ташыган, саткан һәм саклаган өчен гражданнарга 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 1 миллион сумга кадәр штраф яный. Әгәр җинаять вазифа зат тарафыннан кылынса, аны 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр, шулай ук 2 миллион сум күләмендә штрафка тартачаклар. Закон бозуны интернетта халыкка чыгарган өчен дә шундый ук җәза каралган.

Җинаять алдан сүз куешып һәм гаммәви мәгълүмат чараларын, интернетны кулланып бер төркем затлар тарафыннан кылынса, иң зур җәза (9 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 3 миллион сумга кадәр штраф) көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100