Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән очрашачак
15 июльдә 14.00 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән иҗади очрашу узачак.
«Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хозурында эшләүче Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсенең шигъри әсәрләре журнал битләрендә дөнья күрде. Очрашу шул уңайдан оештырыла. Журналның «Әдәби берләшмәләрдә» яңа проекты кысаларында Татарстан районнарындагы төрле авторларның иҗаты танытыла. Бу – әдәбиятны яңадан җанландыру, талантларны үстерү һәм туган як иҗатына игътибар уяту юлында зур адым», – дип хәбәр итә журналның smm-белгече Алинә Хәбибуллина.
Чарага керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз