news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызыл Чишмә бистәсендә Түбән Кама мэры Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Айдар Метшин бүген беренчеләрдән булып сайлау участогына килде.

Кызыл Чишмә бистәсендә Түбән Кама мэры Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
e-nkama

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин бүген Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты. Шәһәр башлыгы үз сайлау участогына иртәнге сигездә килде. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сайлау участоклары бүген иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр ачык. Үзең белән бары тик паспорт кына алып килергә кирәк.

Теләге булганнар өйдә дә тавыш бирә ала. Моның өчен үзеңнең сайлау участогы комиссиясенә шалтырату да җитә. 8 (8555) 42-14-81 (шәһәр) һәм 8 (8555) 42-49-32 (район) телефоннарына шалтыратып, үзеңнең сайлау комиссиясенең телефонын ачыкларга яки башка сорауларга җавап алырга мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» Түбән Кама районы Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Баһманов участокларның берсендә күзәтүче булды, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100