news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызыл Байрак авылында композитор Салих Сәйдәшевне искә алдылар

“Сәйдәш аланы” дип исемләнгән сәнгать бәйрәме быел ундүртенче тапкыр үткәрелә.

(Кызыл Байрак, 18 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган “Сәйдәш аланы” дип исемләнгән сәнгать бәйрәме үтә. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнаша.

  • Әлеге бәйрәм беренче мәртәбә Г.Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров инициативасы, Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән 2000 елны үткәрелә. Элегрәк ул ел саен үткәрелә торган булса, соңгы елларда ике елга бер тапкыр гына уза.

Бәйрәмне тантаналы рәвештә Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев һәм Алсу Каюмова ачып җибәрде. Алар бәйрәмнең төп алып баручылары булды. Кичәнең музыкаль бизәлеше Г.Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеровкә тапшырылды. Бәйрәмнең сценарий авторы һәм режиссеры - Идрис Газиев.

Иң элек Салих Сәйдәшевнең данлыклы “Зәңгәр шәл” әсәреннән Г.Камал театрының артистлары Ришат Әхмәдуллин белән Әсхәт Хисмәт “Булат җыры”н башкарды. Ирек Кашапов композиторның “Наемщик” драмасыннан Батырҗан ариясен җырлады. Идрис Газиев шул ук драмадан тамашачыларга Батырҗанның “Мәхәббәт ариясе”н бүләк итте. Татарстанның халык һәм атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов һәм театрның яшь артисты Илнур Закиров исә шигырьләр укыдылар.

ТР Мəдəният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәнгать бәйрәменең үзенчәлеген билгелəп узды. “Барыгызны да күренекле композиторга багышланган сәнгать бəйрəме белән котлыйм. Нəкъ менə Кызыл Байрак авылы җире Салих Сәйдәшев өчен илһам чыганагы булып торган. Бу бəйрəм һәрвакыттагыча халкыбызның күренекле сәнгать эшлеклелеләрен, җырчыларны, иҗади яшьлəрне бергә җыя, халкыбызның рухын, зәвыгын тәрбияләүдә зур роль уйный. Г.Камал исемендәге Татар дəүлəт академия театрына əлеге традицияне саклап калган өчен рəхмəт. Сəйдəш моңнары яңгырап торсын”, - диде ул.

Г.Камал театры исеменнән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров чыгыш ясады. “Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры исеменнән җыелышып килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт! Аллага шөкер, көне матур булды. Табигать тә: “Сез Салих Сәйдәшевне онытмаска, аңа гадел бәя бирергә тиеш”, - дип безне илһамландырып тора. Әлеге театрның эллекке җитәкчесе Шамил Закиров һәм баш режиссер Марсель Сәлимҗанов заманында бик зур эш башкарды. Безнең театр Салих Сәйдәшев татар сәнгатендә, аның музыкасына нигез салучыларның берсе дип исбат итте һәм күтәрде. Җаныбызны, рухыбызны аңлатучы музыкантларның берсе ул – Салих Сәйдәшев”, - диде Әзһәр Шакиров.

Эльвира Камалова, Әзһәр Шакиров, композиторның оныгы Валерий Сәйдәшев һәм башка туганнары, артистлар, Салих Сәйдәшевнең истәлек ташына чәчәкләр куйды.

“Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгы якынлаша. Без аның альбомын чыгарырга ниятлибез. Анда композиторның шәхси фотоларыннан тыш беркемгә дә билгеле булмаган яңа фотолары урын алачак. Сәйдәшкә багышланган китапларда аның турыда барлык истәлекләр дә тупланган. Ул бик матур кеше иде. Тышкы яктан гына түгел, эчке ягыннан да гаҗәп матур булды ул”, - диде үз чыгышында Салих Сәйдәшевнең җизнәсе – Шиһап Әхмәровның оныгы Рөстәм Әхмәров.

“Чираттагы тапкыр гаҗәеп матур җирдә күрешәбез. Без монда Татарстанның музыка даһие – Салих Сәйдәшевнең бай мирасын тыңлыйбыз. Сәнгать бәйрәменнән чын мәгънәсендә ләззәт алабыз. Барлык гаилә әгъзаларыннан килүчеләргә, оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәм”, - диде Салих Сәйдәшевнең оныгы Валерий Сәйдәшев.

Бәйрәмнең концерт программасы ике өлешкә бүленде. Концерт дәвамында Салих Сәйдәшевның иҗаты һәм тормыш юлы яктыртылды, аңа багышланган викторина уздырылды.

Соңрак сәхнәдә Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Биктаһиров, Фирая Әкбәрова, Гүзәл Гөлвердиева, Раил Шәмсуаров, Ирек Каашпов һәм Артур Исламов Салих Сәйдәшев әсәрләре белән чыгыш ясады. Ришат Әхмәдуллин белән Гүзәл Гөлвердиева “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасыннан Булат белән Мәйсәрә сәхнәсеннән өзек куйдылар.

“Сәйдәш аланы” сәнгать бәйрәме “Совет Армиясе маршы” белән тәмамланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100