Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кызыл Байрак авылы имамы 126нчы тапкыр парашют белән сикергән
Тимур хәзрәт Ибраһимов әлеге сикерүне Казан шәһәре кадетлар мәктәбенең “Яшь десантчы“ хәрби-патриотик клубы кадетлары белән бергә башкарган.
(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәре кадетлар мәктәбенең “Яшь десантчы“ хәрби-патриотик клубы кадетлары белән бергә 126нчы тапкыр парашют белән сикергән. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
14 яшьлек 30 кадетның бу - беренче сикерүләре, шуңа алар бер ай дәвамында махсус әзерлек курслары узган. Тәҗрибәле очучы яшь кадетларга үзенең киңәшләрен биргән, сорауларына җавап биргән һәм рухи ярдәм күрсәткән. Сүз уңаеннан, Тимур хәзрәт беренче тапкыр парашют белән 18 яшендә сикерә һәм үз мәктәбе янында җиргә төшә. "укучылар миңа парютны җыярга булышты", - дип исенә төшерә Тимур хәзрәт.
Кадетларга “Яшь десантчы“ клубы җитәкчесе Тәлгать Камалиев һәм Танк училищесы җитәкчесенең рухи эшләр буенча ярдәмчесе Виталий атакай да кушылган. Киләчәктә оештыручылар мондый чараны барлык традицион конфессия вәкилләре катнашында уздыдырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз