Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан» музыкаль фестивале узачак
8 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан» музыкаль фестивале узачак. Чара 17:00 сәгатьтә Мәдәният йорты каршындагы ачык мәйданда башланачак. Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Камал театры оештыра.
Фестиваль программасында — театр оркестры башкаруында татар классик-композиторлары әсәрләре, шулай ук Holofonote проектының оркестр белән берлектә татар темаларына DJ-сеты. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры — Данияр Соколов. Солистлар арасында: Татарстанның атказанган артистлары Ришат Әхмәдуллин, Рамил Шәмсуаров, Ирек Кашапов, шулай ук Рәйхан Габдуллина, Айгөл Гардисламова һәм Адель Равилов булачак.
«Сәйдәшстан» фестивале 2000 елдан бирле үткәрелә. Ул татар профессиональ музыкасына нигез салучы күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә оештырыла. Фестиваль ел саен Кызыл Байракта үтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз