news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кызыл автобус» дип телгә кергән җәмәгать транспортына атуда гаепләнүче тоткарланган

Ул һәм аның пассажирлары РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.1 нче маддәсенә таянып хөкем ителгән

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бу атнаның чәршәмбесендә Казанның Идел буе районы эчке эшләр идарәсенең «Камай» милиция бүлеге «Мәүлетов урамы» тукталышы яныннан узып барган «ВАЗ-2107» җиңел машинасыннан пневматик пистолеттан атулары, шуның нәтиҗәсендә «кызыл автобус»ның алгы сул тәрәзәсе ватылуы турында хәбәр ала. Оператив-эзләү эшләре барышында тәртип саклаучылар ул машинаны Зорге урамындагы ишегалларының берсендә тоткарлый. Руль артында 1989 елгы беркайда да эшләмәүче егет була. Салонда булган 3 пассажирның 1988 елгысы элек РФ ҖКның 228 нче маддәсе буенча җавапка тартылган булуы ачыклана. Салонда милиционерлар «Sig Pro» маркалы пневматик пистолет һәм патроннары белән магазин табып алалар. Әлеге җиңел машина белән идарә итүче зат, җәмәгать автобусына ялгышлык белән атылды, дисә дә, хәзерге вакытта РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.1 нче маддәсенә таянып, суд тарафыннан әлеге тоткарланган затлар 5әр тәүлеккә кулга алынган.

Бу хакта Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе хәбәр итә.          
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100