news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызыклы шәхес белән әңгәмә

Кызыклы шәхес белән әңгәмә

(Санкт-Петербург, 21 декабрь, «Татар-информ», Галия Теләшева). Җиңүнең 60 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин Берлинны штурмлауда катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Игорь Романович Миркинны кабул итте һәм озак итеп әңгәмә корды. Бөек Ватан сугышы тарихына аның исеме 1945 елның 20 апрелендә җирле вакыт белән 13 сәгать 10 минутта пушкалары беренче булып Берлинга ут ачкан артиллерия батальоны командиры буларак керде. Бу Гитлерның туган көненә бүләк иде. Бу вакыйга турында 1945 елның 21 апрелендә «Правда» газетасы да язып чыкты.

Әмма сугыш ветераны И.Миркин, шәхес буларак, менә ничә дистә еллар буена үзенең полкташлары белән Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын Егоров белән Кантария түгел, ә составында өлкән сержантлар Г.Заһитов, А.Лисименко, А. Бобров һәм сержант М.Минин кергән капитан В.Маков төркеме кадавын раслап хәрби һәм башка чиновниклар белән көрәшүе белән дә кызыклы.

Танып белүдә зур әһәмияте булган бу кызыклы әңгәмәдә шулай ук даими вәкиллекнең әйдәп баручы белгече Ш.Насыйров һәм Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Р.Теләшев катнашты.

Игорь Романович әңгәмәдә катнашучыларга үзенең «Ул шулай булды» исемле китабын бүләк итте һәм үз батареясының сугышчан юлы, Берлин урамнарында барган канлы көрәш турында сөйләде. Әңгәмә барышында Михаил Мининның милләттәшебез Газетдин Казыйхан улы Заһитовның һәм аның үзенең Рейхстаг түбәсенә ничек Җиңү байрагын кадаулары турындагы «Җиңүгә юл кыен» дигән китабы белән таныштырды. Ул шулай ук нәкъ капитан В.Маков төркеменең Җиңү байрагын элүе турындагы кыйммәтле документларны даими вәкиллеккә тапшырды. Даими вәкиллек бу документларны якын араларда Татарстан Республикасының Баш архив идарәсенә тапшырырга җыена. Алар киләчәктә Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүчеләр өчен әйтеп бетергесез кыйммәтле бүләк булачак. Даими вәкил, үз чиратында, И.Миркинга Санкт-Петербургка 300 ел тулу уңаеннан бастырылып чыгарылган «Татарлар Санкт-Петербургта» исемле китапны бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100