news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кызык-мызык» инста-блогеры «Татмедиа» сайты аша матбугатка язылырга өндәде

«Татмедиа» компаниясе сезнең өчен яхшы мөмкинлек ачты, ди Илназ Габидуллин.

«Кызык-мызык» инста-блогеры «Татмедиа» сайты аша матбугатка язылырга өндәде
Михаил Захаров

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Кызык-мызык» инста-блогеры Илназ Габидуллин «Татмедиа» сайты аша матбугатка язылган һәм башкаларны да шуңа өнди. Бу хакта ул Инстаграмда урнаштырган постында сөйли.

«Татмедиа» компаниясе сезнең өчен яхшы мөмкинлек ачты. Сез өйдән чыкмыйча гына, онлайн режимда үзегез яраткан, үзегез укырга теләгән газета-журналларга языла аласыз», — ди ул.

Илназ Габидуллин ничек язылу тәртибен дә аңлатып бирә. «tatmedia.ru сайтына керәсез, анда „подписки“ дигән бүлекне сайлыйсыз, теләгән газета-журналларга языласыз. Мин дә ярты елга „Ялкын“ журналына язылырга булдым әле. Аны өйгә яздырам. Әбием дә, әнием дә, энем дә, хатыным да, үзем дә рәхәтләнеп укырбыз», — дигән пост урнаштырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100