Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кызларын коткарган янгын сүндерүчеләргә Казандагы гаилә рәхмәт белдерде
Табиблар килгәнче, янгын сүндерүчеләр мөстәкыйль рәвештә балага реанимация ясаган.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Казанда яшәүче гаилә янгында нәни кызларын коткарып калган янгын сүндерүчеләргә рәхмәт белдерде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кечкенә Аделинаның әнисе Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе рәсми төркеме сәхифәсендә кызын коткарганнары өчен рәхмәт белдерде.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 4 февраль көнне Казанның Яңа Савин районындагы бер фатирда җитди янгын чыга. Бу вакытта әби кеше өч яшьлек сабый белән өйдә була. Ялкын телләре бөтен коридорны камап ала һәм чыгу юлларын томалый. Нәтиҗәдә, әби һәм аның оныгы төтенгә буылып, аңын югалта.

Урынга килгән коткаручылар фатирдан зыян күрүчеләрне кулларына күтәреп алып чыга. Табиблар килгәнче янгын сүндерүчеләр мөстәкыйль рәвештә балага реанимация ясый.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең оператив эш итүе нәтиҗәсендә, әби белән баланың гомерен саклап калалар. Кичә кечкенә Аделинаны хастаханәдән чыгардылар. Иң беренче эш итеп, алар әнисе белән үзләрен коткаручыларга рәхмәт белдерергә килде.

Янгын сүндерүчеләр кунакларны шатланып каршы алды, аларга янгын часте буйлап экскурсия үткәрде һәм сабыйга курчак бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз