news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды

Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды
Фото: https://dumrt.ru

Кичә Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Аңа кадәр егетләр өчен Форум тәмамланган иде. Әйтергә кирәк, быелгы форум иң колачлысы һәм масштаблысы: катнашырга теләк белдереп барлыгы 140 егет һәм кыз заявка биргән иде, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте.

Казан шәһәре читендәге ял базаларының берсендә мөселман кызларының сменасы 4 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бирегә 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 75 кеше килеп урнашты. Кызлар иртәдән 5 көн дәвамында узачак форумның программасы, төп кагыйдәләр һәм дәрес бирәчәк остазлар белән танышты, аннары Коръән аятьләре һәм догалар укып эшкә кереште.

Форумда катнашучы мөслимәләр Казан, Чаллы, Чистай, Мәскәү, Уфа, Ростов-на-Дону, Саратов, Екатеринбург, Ульяновск, Омск, Чабаксар, Сызрань, Нократ Аланы шәһәрләреннән җыелды.

Форум дәвамында кызлар КИУ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд Әбу Яхъя әл-Хәнәфидән гакыйдә нигезләре буенча дәрес алачак. Катнашучыларга Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре аңлатыла. Кызлар өчен оештырылган рухи-мәдәни чараларда да Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре төп урынны алып торачак.

Шулай ук алар командаларга бүленеп төрле темаларга инсценировкалар ясау белән шөгыльләнәчәкләр. Соңгы көнне алган белемнәр буенча имтихан оештырыла. Кич белән саф һавада хәрәкәтле уеннар, сәяхәтләр, әңгәмәләр, импровизация күнекмәләрен үзләштерү, фильм карау һәм аны анализлау, оештыручылар әзерләгән «Мин Аллаһы Тәгаләне яратам» дип исемләнгән дини кичәдә катнашу көтелә.

Форум 2015 елдан башлап Татарстан мөфтияте тарафыннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән үткәрелә. Ел саен биредә мөселман яшьләре Россиянең төрле почмакларыннан килеп катнашырга өлгерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100