Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелегендә актанышлылар биш медаль алды
Чарада район спорт мәктәбен тәмамлаган Алия Мөхәммәдуллина 1998-2000 елгы көрәшчеләр арасында 1 урынны алган.
(Актаныш, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Дзюдо буенча кызлар арасында Татарстан беренчелегендә Актаныш спорт мәктәбеннән биш укучы катнашып, биш медаль алып кайттылар, дип яза район газетасы.
8-10 сентябрь көннәредә башкалабызда үткән чарада район спорт мәктәбен тәмамлаган Алия Мөхәммәдуллина 1998-2000 елгы көрәшчеләр арасында I, аңа каршы көрәшкән дусты Татьяна Харисова исә II урынны яулаган. Алиянең сеңлесе Гүзәл Мөхәммәдуллина 2001-2003 елгы яшүсмерләр арасында III урынга ия булган. Ә 78 кг.нан авыррак зур үлчәүдә технология техникумы укучылары – Иске Әлем авылыннан Сөмбел Зәйнетдинова - алтын, Меңнәр авылы кызы Наилә Борханова көмеш медальгә ия булганнар. Кызларның остазлары - Шамил Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз