news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кызганычка каршы тупас хаталар ясыйбыз – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккей командасы икенче уен рәттән җиңелде.
Скопировать ссылку
(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында кичә Екатеринбургта “Автомобилист” командасына җиңелгәннән соң (2:3), Зиннәтулла Билалетдинов матбугат конференциясендә сүзне кыска тотты.
“Икенче уенны уңышсыз үткәрәбез. Кызганычка каршы, шәхси тупас хаталар ясыйбыз. Шул ялгышлар әлеге нәтиҗәгә китерә. Безгә моны юк итәргә һәм тиешле уен күрсәтергә кирәк”, – диде “Ак Барс” командасы баш тренеры.
Зиннәтулла Билалетдинов шулай ук әлеге матчта һөҗүмче Федор Малыхинга ни сәбәпле күбрәк уен вакыты бирелүен дә әйтеп узды. Тренер сүзләренчә, Малыхинны үз звеносыннан тыш, күплектә уйнаганда башка хоккейчылар белән дә файдаланып караганнар.
КХЛ. Даими чемпионат. “Автомобилист” (Екатеринбург) – “Ак Барс” (Казан). 3:2 (0:2, 2:0, 2:0). Алкаларны керттеләр: Секач (Азеведо, Ландер, 02.49), Глинкин (Токранов, Ткачёв, 04.42. күплектә), Торченюк (Чесалин, 30.33, аз составта), Трямкин (34.37), Крикунов (Голышев, 55.01).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2