news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызганыч, нәселебезнең язма шәҗәрәсе юкка чыккан – Искәндәр Гыйләҗев

Галим бөтен илдә шәҗәрәләргә карата кызыксыну күзәтелүен билгеләп узды.

Кызганыч, нәселебезнең язма шәҗәрәсе юкка чыккан – Искәндәр Гыйләҗев
Александр Эшкинин

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Кызганычка каршы, язма шәҗәрәбез юкка чыккан”, - дип белдерде бүген Казан Кремлендә, "Генеалогик тикшеренү: проблемалар, тәҗрибә, перспективалар" исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев.

“Безнең гаиләдә без бәләкәй чакта шәҗәрә сүзе еш телдә иде. Татар һәм башкортларда үз гаиләләренең нәсел җебен алып бару гадәте бар. Миңа бабам нәселебездә шәҗәрә булганын сөйләгән иде. Кызганычка каршы, язма рәвешендә бу шәҗәрә юкка чыккан. Бу 20-30 еллар вакыйгасы белән дә бәйле. Карт бабам Татарстанның көнчыгышында Сарман мәчетендә имам-хатыйб булган. Ул 20 еллар азагында кулга алынган. Бабам, моннан куркып, үткәне белән бәйле әйберләрне юк иткән. Шәҗәрәне дә яндырган. Мин һәрвакыт моны белдем, моңа үкендем. Мондый шәҗәрәсе сакланган бәхетле гаиләләр булуын беләм”, - дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев.

Галим үз шәҗәрәләре, тамырлары белән тирән кызыксынучы кешеләр булуын, бөтен илдә шәҗәрәләргә карата кызыксыну күзәтелүен билгеләп узды. “Барлык төбәкләрдә генеалогия буенча махсус эшләр, шәҗәрәләрен төзүгә заказ бирүчеләр күп. Архивлар шәҗәрәләр төзү буенча актив эшли. Шәҗәрә ул – кешенең дөньяда үз-үзен ничек хис итүен гәүдәләндергән документ. Ул үз нәселе тарихы аркылы туган төбәге тарихына карый. Шәҗәрәләргә кызыксыну артуы очраклы түгел”, - ди Искәндәр Гыйләҗев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100