news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызганыч, Болгарда татар телендә экскурсия алырга теләүчеләр күп түгел – Лилия Сафина

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында татар телендә сөйли алырлык ике экскурсияче бар.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында экскурсиячеләрнең татар телендә сөйләвен тыңларга теләүчеләр күп түгел. Алар экскурсияләрнең гомуми саныннан 10 процент тирәсе тәшкил итә. Бу хакта кичә Болгарда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчеләренә музей-тыюлык директорының үсеш буенча урынбасары Лилия Сафина хәбәр итте.

“Болгарга килүче туристлар өчен татар телендә дә экскурсияләр оештырыла. Хәзерге вакытта татар телендә камил сөйли алырлык ике белгеч бар”, –дип билгеләп үтте Лилия Сафина. Ул, экскурсиягә гаризалар кабул ителгәндә, экскурсияләрнең кайсы телдә кирәк булуы буенча барлык туристлар төркеме теләкләре, ихтыяҗлары исәпкә алынуын белдерде.

“Бездә татарча бик яхшы белүче белгечләр бар. Әмма, кызганыч, татар телендә экскурсия тыңларга теләүчеләр күп түгел. Алар 10 процент тирәсе. Бу, нигездә, татар районнарыннан килүчеләр. Кайчак Оренбург, Уфадан килүче милләттәшләребез татар телендә экскурсия сорый. Кайчак шундый очраклар да була: кеше татар телендә экскурсиягә заказ бирә, аннары экскурсия башлангач, бераздан “юк, аңламыйбыз” диләр, чөнки бу – тирән, җитди, әдәби сөйләм. Тарихи терминнар, төшенчәләрне аңлап бетермәүчеләр була. Без кайвакыт үзебез дә аерым гаиләләргә, әбиләргә татар телендә экскурсияләр тәкъдим итәбез. Былтыр машинада олы яшьтәге, татарча бик чиста сөйләшүче апалар килгән иде. Алар 3-4 сәгать буенча татарча экскурсия тыңлап, бик канәгать кайтып китте”, – дип сөйләде директор урынбасары. Аның сүзләренчә, соңгы елларда татар телендә экскурсияләргә ихтыяҗ бик азга гына арткан.

Лилия Сафина әйтүенчә, татар телендә стандарт маршрут буенча экскурсия бәясе шул ук – бер кешедән 380 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100