news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызганыч, азактан гол керттердек. Ялгышлар өстендә эшләрбез – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры матчка үз бәясен бирде.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Казанның "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Авангард"ка каршы өченче уенга бәя бирде. Бүген Казан хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциянең 1/2 финал раундында беренче тапкыр җиңелү ачысы татыды – үз бозында Омскиның "Авангард" командасына оттырды (3:4 ОТ).

"Яхшы уен булды. Командалар нәтиҗә өчен уйный. Бүген безнең барып чыкмады, киләсе уенга әзерләнәбез", – диде матбугат конференциясендә Зиннәтулла Билалетдинов.

Әлеге уенда "Ак Барс" командасыннан ике алканы Андрей Попов звеносы кертте. Тренер аларга да бәя бирде. "Аларның ике алка кертүе – яхшы. Шулай дәвам итүләренә ышанабыз", – диде Билалетдинов.

Баш тренердан уен азагында гына Рафаэль Батыршинның кагыйдә бозуы, шуның аркасында кунакларның исәпне тигезләве хакында да сорамыйча калынмады.

"Хөкемдар штраф эскәмиясенә озаткан икән, димәк кагыйдә бозылган. Бу уен. Кызганыч, азактан гол керттердек. Ялгышлар өстендә эшләрбез", – диде "Ак Барс"ның баш тренеры. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100