news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кызамык, коклюш кебек йогышлы авырулардан прививка ясату ни дәрәҗәдә мөһим?

Әлеге сорауга «Коллектив иммунитет» вакцинопрофилактиканы үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма директоры, «Телеграм» һәм «ВКонтакте»да «Антонина вакциналар турында» фәнни-популяр блог авторы Антонина Обласова һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Дмитрий Лопушов җавап бирде.

Кызамык, коклюш кебек йогышлы авырулардан прививка ясату ни дәрәҗәдә мөһим?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Илдә һәм төбәктәге бүгенге вазгыять турында

2024 елда Россиядә, федераль статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, кызамыкның (корь) 22 455 очрагы теркәлгән. 2023 елда – 13 083. Гәрчә 2010 елдан 2022 елга кадәр авыручылар саны 100дән 4 меңгә кадәр генә теркәлгән булган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Коклюш (бума ютәл, «100 көнлек ютәл» дип тә атыйлар) белән статистика аянычрак. 2023 елда 52 728 очрак, 2024 елда – 32 535. Гәрчә элегрәк теркәлгән авырулар саны елына 4-6 меңнән артмаган (2010 һәм 2019 елларда коклюшның 10 мең һәм 14 мең очрагы теркәлгән).

2024 елда Россиядә кызылчаның (краснуха) да 258 очрагы теркәлгән, моңа кадәр аерым очраклар гына булган һәм ил инде озак еллар кызылчадан азат саналган.

Татарстанда коклюш йоктыручылар саны – 2021 елда берничә генә булса, 2024 елда 1239 очрак теркәлә. Кызамык очраклары саны шулай ук 2021 елда 0дан 2023 елда 146га (шуларның 80е балаларда) һәм 2024 елда 217гә җитә.

Дмитрий Лопушов: «Татарстан сырхауханәләрендә вакциналар җитәрлек күләмдә»

Республикада актуаль эпидемиологик вазгыять турында белер өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушовка мөрәҗәгать иттек:

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Гомумән алганда, Татарстанда санитар-эпидемиологик хәл күпьеллык уртача күрсәткечләргә туры килә. Аерым алганда, кызамык һәм коклюш белән авыручыларның тотрыклы кимүе күзәтелә. 2025 елның узган чорында кызамыкның 55 очрагы теркәлгән, болар нигездә чит илләрдән килгән прививка ясатмаган гражданнар арасында. Коклюш буенча вазгыять стабильләште; узган ел белән чагыштырганда авыру кимүнең тотрыклы динамикасы күзәтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илкүләм календарь кысаларында дәүләт тарафыннан тәэмин ителә торган вакцинация дәвам итә. Моннан тыш, Татарстанда кызамыкка каршы чистарту иммунизациясе үткәрелә (Кызамыктан чистарту иммунизациясе – моңа кадәр прививка ясатмаган һәм кызамык белән авырмаган, шулай ук бер тапкыр гына прививка ясаткан балаларны һәм өлкәннәрне вакцинацияләү. Чистарту иммунизациясе кампаниясенең максатларыннан берсе – кызамык вирусын ил территориясенә читтән кертүне кисәтү дә).

Димәк, прививкалар турында анамнезы билгесез булган барлык затларга кызамыкка каршы вакцинация ясатырга кирәк. Исегезгә төшерәм, кызамыкка каршы вакцинация гомергә бер тапкыр үткәрелә, һәм ике прививкадан тора. Әйткәнемчә, башка прививкалар илкүләм календарь кысаларында планлы рәвештә ясала. Поликлиникаларда вакциналар җитәрлек күләмдә».

Антонина Обласова: «Вакцинация авыруның таралуын тоткарларга мөмкин»

Прививкалар ясатуның кимүе – вакцинация үткәрү ярдәмендә контрольдә тотып, идарә ителә торган инфекцияләрнең яңадан баш калкытуына китерүче факторларның берсе, – дип шәрехләде Антонина Обласова.

«Шуңа күрә кызамык таралу һәм вакцинациядән баш тарту, шулай ук прививкалардан ялган медотводлар алу – болар турыдан-туры бер-берсенә бәйле. Мондый вазгыять ковид-19 пандемиясе чорында үк башланды, медицина учреждениеләренең эшендә үзгәрешләр һәм ялган медотводлар аркасында күп кенә инфекцияләргә каршы вакцинациянең колачы кимүе күзәтелде. Бәлки шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда без кызамык һәм коклюшның таралуын күзәтәбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ни өчен күпләр кызамыкка каршы прививкалардан баш тарта?

«Мөгаен, кешеләр кызамыкның нәрсә икәнен аңламыйдыр. Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә кемдер прививкадан зыян күргән дигән мәгълүмат күп, ә менә кемдер кызамыктан үлгән яки аны авыр кичергән дигән постлар һәм мәкаләләр андый күләмдә түгел. Шул рәвешчә вакцинация куркыныч, ә кызамык юк дигән фикер туа. Ләкин бу мәгълүматны кабул итү хатасы гына булып тора. Нигәдер балалары кызамык йоктырган әти-әниләр вакцинация ярдәмендә җиңел генә булдырмый калырга мөмкин авыру турыда социаль челтәрдә язарга ашыкмый, чөнки үзләренең хаталарын аңлый...

Күптән түгел Чечняда табиблар өчен иммунопрофилактикага багышланган конференция булган иде. Анда кызамык белән авырган баланың видеосын күрсәттеләр. Бер тапкыр моны күрсәң, бу авыруны синең балаңа йоктыру куркынычын киметү өчен ун укол ясатырга да шат булырсың. Ләкин, кызганыч, мондый мәгълүматны күрсәтмиләр», – диде Антонина Обласова.

Фото: © «Татар-инфор», Михаил Захаров

Кызамыкны 30 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дә куркыныч, дип әйтәләр. Өзлегү куркынычы өлкәнәйгән саен артамы, кимиме?

«Бу хакта төрле гипотезалар бар. Беренчедән, өлкәннәрнең иммун системасы реактиврак, ягъни аның вируска реакциясе балаларныкына караганда көчлерәк булачак, әмма бу һәрвакытта да яхшы түгел. Специфик булмаган реакция рикошет белән башка процессларга кагылырга мөмкин, нәтиҗәдә, өзлегүләргә китерү ихтималы арта.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Шулай ук олылар кызамык белән авырганда аутоиммун реакцияләргә күбрәк юлыга дигән гипотеза бар: үзенчәлекле иммунологик реакция организмның вируска охшаш аксымнарына һөҗүм итә, нәтиҗәдә өзлегү барлыкка килә.

Олыгайган саен хроник авырулар җыела, шуңа күрә инде теләсә нинди инфекция сәламәтлеккә куркыныч тудырырга сәләтле.

Моннан тыш, кызамык «иммун амнезия» — хәтер күзәнәкләренең В- һәм Т-линияләренең бер өлешен юкка чыгара. Өлкәннәрдә бу югалту гомер дәвамында тупланган клоннарның күбрәк санына кагыла, бу исә башка инфекцияләр иярү куркынычына, аларга каршы иммунитетның кимүенә китерә.

Иң мөһим үзенчәлек: кызамык аннан вакцинацияләнмәгән өлкәннәр өчен генә куркыныч. Әгәр балачакта сез кызамыкка каршы вакцинаның ике дозасын да ясаткан булсагыз, сезнең иммун система хәтерендә кызамык вирусына каршы антитәнчекләр җитештерү рецептын саклый (хәтта канда антитәнчекләр инде ачыкланмаса да). Инфекция йоктырган очракта организм чирнең авыр агышын һәм катлаулану куркынычын киметеп, бу антитәнчекләр җитештерүне тиз генә көйли алачак», – ди Антонина Обласова.

Вакцинациядән баш тартулар киләчәктә нәрсәгә китерергә мөмкин?

«Прививкалар белән колачлауның кимүе – инфекцияләр таралу ихтималы арту дигән сүз. Әгәр инфекция таралса – ул, беренчедән, прививка ясатмаганнар өчен өзлегүләр куркынычы, икенчедән, сәламәтлек саклау системасына йөкләнешнең артуы. Бу хәл, гомумән, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына тискәре йогынты ясаячак, димәк, барлык пациентларга да кагылачак. Һәм инде дәүләткә икътисади йөкләнеш тудыруы турында да әйтергә кирәк – авыруны дәвалау, аны кисәтүгә караганда һәрвакыт кыйммәткәрәк төшә. Янгынны булдырмау аны сүндерүгә караганда хәерлерәк.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Моннан тыш, вакцинациянең 100 процент яклау бирә алмавын бөтенебез белә. Бу фразаны прививка ясатуга каршы булган кешеләр һәм хәтта вакцинация тарафдарлары авызыннан да еш ишетергә мөмкин, әмма алар аның мәгънәсен аңлап җиткерми кебек. Чынбарлыкта, мәсәлән, кызамыктан прививка ясатучыларның күбесе иммунитет ала, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында прививка тәэсир итмәгән кешеләр дә була. Бу иммун системасының үзенчәлекләре, кайбер авыруларның йогынтысы (һ.б.) бәйле булырга мөмкин. Андый кешеләр гадәттә 1-3 процент тәшкил итә.

Инфекция киң таралып, андый кешеләр авырган очракта, гадәттә, социаль челтәрләрдә: «Вакциналар эшләми, чөнки без прививка ясаттык һәм барыбер авырдык», – дигән фикерләр тарала. Гәрчә прививка ясатучыларның 99 процент авырмаган була. Халык прививка ясатып авырган шушы 1-3 процент кеше турында беләчәк, ә башкалары хакында уйламаячак та», – диде Антонина Обласова.

Коллектив иммунитет формалаштыру өчен кызамыкка каршы вакцинация нинди дәрәҗәдә булырга тиеш?

«Кызамык – экстремаль йогышлы авыру, ул һава аша күчә. Әгәр авыру кеше 2 сәгать элек булган бинага керсәң, син дә йоктырдың дигән сүз. Инфекция никадәр йогышлы булса, аңа кашы прививка белән колачлау шулкадәр югарырак булырга тиеш. Кызамык таралмасын өчен халыкның кимендә 95 процент прививка ясатырга тиеш дип санала. Прививка ясаткан 1-3 процент кешенең генә иммунитеты төрле сәбәпләр аркасында формалашмавын исәпкә алсак, бу күләмдәге вакцинация авыруның таралуын тоткарларга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Ә чынбарлыкта илдәге вазгыять нинди? Хисапка караганда, нәкъ шул кадәр кешегә прививка ясалган. Ләкин нигә соң кызамык очраклары күзәтелә? Чөнки бу хисапка вакцинациягә каршы күрсәтмәләре булмаган балалар гына эләгә. Безнең илдә прививка ясатуга ялган каршы күрсәтмәләр саны бик югары булуын фаразласак, вакцинациянең реаль колачы 50 процент тәшкил итәдер дип уйлыйм», – диде Антонина Обласова.

news_right_1
news_right_2
news_bot