Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кыйммәтле металлар базарына керү мөмкинлеге артачак
Кыйммәтле металлар базарына керү мөмкинлеге артачак
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). 21 февральдән “Татарстан Банкы” бүлеге иясез калдырылган металл счетлар белән эш итүче бүлекчәләр санын арттырачак. Россия Саклык банкының “Татарстан Банкы” бүлеге җәмәгатьчелек белән элемтәләр секторы хәбәр иткәнчә, әлеге адым, барыннан да бигрәк, халыкта банкның бу продуктына сорау арту белән аңлатыла.
Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре бүлекчәләреннән тыш, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән һәм Чистай шәһәрләре Саклык банклары клиентлары да кыйммәтле металл банкы операцияләреннән файдалана алачак. Ә Казанда, Ленин бүлекчәсеннән тыш, Совет һәм Идел буе районнары бүлекчәләрендә иясез калдырылган металл счет операцияләре үткәрү мөмкин булачак.
Иясез калдырылган металл счетлары банк хезмәтләре базарында, инвестицияләрдән югары керем алу мөмкинлеге булганлыктан, танылу алган яңа юнәлеш булып тора, шул ук вакытта әлеге операцияләргә шактый риск хас булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге счетларга алынган металлның эквиваленты кертелә – алтын, көмеш, платина, палладий. Металл счетын ачарга теләгән клиент дөнья базарында кыйммәтле металларга бәяләр үсү тирбәлешләрен күзәтеп барып, уңайлы вакытта үз счетын арттыра яисә кыйммәтле металлны сата ала.
2004 елда кыйммәтле металлар белән гомуми операцияләр алтын эквивалентында 90 килограмм тәшкил итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз