news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайның яңа илчесе Россия буенча сәфәрендә беренче эш итеп Казанга киләчәк

Чжан Ханьхуэй Кытай делегациясен WorldSkillsда озата барачак.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Кытай Халык Республикасының Россиядәге яңа илчесе Чжан Ханьхуэй Россия буйлап сәфәрендә беренче эш итеп Казанга киләчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Тиздән безнең делегация анда һөнәри осталык конкурсында катнашачак. Мин бу делегацияне озатып йөриячәкмен», - дип аңлатты Кытай дипломаты.

Казаннан соң Чжан Ханьхуэй Владивостокка барырга ниятли — анда ул Кытай делегациясен Көнчыгыш икътисади форумда озатып йөриячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot