news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайга барып, укучыларны Казан университетына укырга керү өчен әзерләргә уйлыйлар

10-11 сыйныф укучылары рус телен өйрәнәчәк, шул рәвешле аларга Казанда элеккечә 10 айлык әзерлек курслары узарга туры килмәячәк.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Кытай шәһәре Фуянда Казан федераль университетына укырга керү өчен Кытай абитуриентларын әзерләү үзәге ачылырга мөмкин. Бу хакта бүген Фуян шәһәре (Аньхой провинциясе) мәктәп директорлары делегациясенең Казан федераль университетына визиты вакытында билгеле булды, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Үзәктә 10-11 сыйныф укучылары рус телен өйрәнәчәк, шул рәвешле аларга Казан федераль университетында 10 айлык әзерлек курслары узарга туры килмәячәк.

Казан федераль университетының тышкы элемтә буенча проректоры Линар Латыпов сүзләренчә, университетта укучы 4 мең чит ил студентының 650 се Кытайдан килгән. Нигездә алар гуманитар юнәлештә белем ала: рус теле, социология, журналистика, халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнә. Әмма югары уку йортына керер алдыннан алар әзерлек факультетында бер ел буе рус теле өйрәнә. Казанга бер ел алдан килмәс өчен, проректор Кытайдагы хезмәттәшләренә үзләрендә бер җирле мәктәп базасында абитуриентларны әзерләү үзәге ачарга тәкъдим иткән.

Кытайның Казан университетына укырга керергә теләүче 10-11 сыйныф укучылары университет укытучылары ярдәмендә үзләрендә рус теле өйрәнә һәм имтиханнар тапшыра алачак. Бүгенге очрашуда шундый әзерлек бүлеге ачу буенча Фуян шәһәренең 5 нче мәктәбе директоры белән беренчел килешү төзелгән. Ике як якын арада әлеге юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында меморандумны имзаларга тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100