Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кытайдан килгән татар студентлары белән очрашу узды
Кытайдан килгән татар студентлары белән очрашу узды
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Кичә кич Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Кытайдан килеп Казан югары уку йортларында белем алучы татар студентлары белән очрашу узды. Бүген алар Казан югары уку йортларының 1нче курсын тәмамлап туган якларына - Кытайга кайтып киттеләр.
Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, академик Миркасыйм Госманов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илдәге татарлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов, Кытай татар җәмгыяте рәисе урынбасары Турсунтай Галиев катнаштылар.
Билгеле булганча, быел Казанның югары уку йортларында Кытайдан килгән 30 яшь милләттәшебез 1нче курсны тәмамлап чыкты. Алар – барлыгы 36 кеше 2005нче елны Татарстан башкаласына килеп Казан дәүләт технология университетының әзерлек курсларында бер ел буе рус һәм татар телләрен үзләштерделәр. Узган елны яшь милләттәшләребезнең 30ы мәркәзебездә калып төрле югары уку йортларына укырга керде, аерым алганда, 14е Казан дәүләт университетын, 10сы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, 3се Казан дәүләт технология университетын, 2се Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын, берсе Казан дәүләт медицина университетын сайлады.
Очрашуда исә беренче булып студентлар үзләре һәм укулары турында сөйләделәр. Күбесе русча белем алуы шактый авыр булуына басым ясады, киләсе елга стипендия түләнү-түләнмәү белән кызыксынды. Әйтергә кирәк, Кытайдагы яшь милләттәшләребезнең укуын Татарстан Хөкүмәте финанслый, шуңа аларга стипендия каралмаган. Очрашуда татар студентларының барысы да көзгә янәдән Казанга килеп укуларын дәвам иттерәчәкләрен белдерделәр.
Ринат Закиров очрашу барышында әлеге студентларга киләчәктә зур өметләр баглавын әйтте. “5 ел укыганнан соң сез татар, рус, кытай, инглиз, гарәп телләрен үзләштергән белгечләр һәм халыкара мәйданда татарларны танытучы шәхесләр булырга тиешсез”, - диде Р. Закиров. Ул шулай ук бүгенге көндә фән дөньясына татар тарихын өйрәнә торган белгечләр кирәк булуын ассызыклады һәм күп телләр беләчәк әлеге студентлар бу өлкәдә зур өлешләрен кертә алыр иде, дип әйтте.
Миркасыйм Госманов исә студентларга бурычларын төгәл билгеләргә кирәклегенә басым ясады. “Кайберләрегез әле максатларны аңлап җиткерми, сез киләчәктә татар халкына хезмәт итә торган белгечләр булырга тиешсез. Билгеле ки, югары белем алгач, Кытайга да кайтып китә аласыз, ләкин анда эреп югалганчы, монда калсагыз татар җәмәгатьчелегенә файдалырак булыр иде”, - диде М. Госманов.
Билгеле булганча, Миркасыйм Госманов заманында үзе дә Кытайдан килеп Татарстанда белем алган шәхес. Ул хәзер дә Кытай татарлары язмышы белән кызыксынып тора. Мәсәлән, аның ярдәме белән бу көннәрдә Казанда “Идел-пресс” нәшриятында Малик Чанышевның “Кытайда татар мәгарифе тарихы” дигән китабы басылды.
Турсунтай Галиев Татарстан Хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә әлеге яшьләр һичшиксез татар милләтенә хезмәт итәрләр дигән теләген белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз