Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кытайдан читтә коронавирустан беренче үлем очрагы теркәлгән
44 яшьлек ир-ат Филиппинда расланган диагнозлы ике кешенең берсе булган.
(Казан, 2 февраль , «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Филиппиндагы бүлеге вәкиле билгеләп үткәнчә, Кытайдан читтә коронавирустан беренче үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта «Известия» яза.
Оешма вәкиле хәбәр иткәнчә, Уханядан килгән 44 яшьлек ир-ат утрау дәүләте территориясендә авыру ачыкланган икенче кеше булган.
Пациентта ютәл, эсселек һәм тамак авыртуы күзәтелгән, ул 1 февральдә вафат була. Сәламәтлек саклау департаменты хәзер авыру белән кемнәр элемтәгә кергән булганлыгын билгели.
Россиядә Төмән өлкәсендә һәм Байкал аръягы краенда 2019- nCoV коронавирус белән авыруның ике очрагы теркәлгән. Байкал аръягы краенда госпитальгә салынган Кытай гражданины инде терелә башлаган, дип сөйләде кичә Роспотребнадзорның төбәк буенча идарәсе җитәкчесе Светлана Лапа.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, инфекция кабыну сәбәпле, 1 февральдән Россия Кытай белән авиаэлемтәне чикләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз