news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайдагы Татарстан студенты коронавирус сәбәпле кертелгән үзгәрешләр хакында сөйләде

Хастаханәдә эшләүче табибларга карата бик кырыс таләпләр куелган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Кытайның Чжэнчжоу шәһәрендәге Россия студентлары берләшмәсе рәисе, Татарстан егете Роман Лобанов Кытайда коронавирус барлыкка килү сәбәпле кертелгән үзгәрешләр хакында «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Коронавирус сәбәпле, вирус таралган Хубэй провинциясе белән күрше Хэнань провинциясендә дә югары уку йортлары яңа уку семестры башлауны билгесез вакытка кичектергән. «Минемчә, уку март аеннан башланыр һәм ул вакытка ситуация уңай якка үзгәрер, чөнки инде 60 кеше дәваланды. Хастаханәләр мондый эш тәртибенә ияләшмәгән, шуңа күрә Уханьга башка шәһәрләрдән табиблар төркеме җибәрәләр», — дип сөйләде Роман Лобанов.

Роман әйтүенчә, Кытай халкы авырса да табибларга күренмәскә, өендә дәваланырга тырыша. Хастаханәләрдә урыннар һәм табиблар җитми. Шул сәбәпле Ухань шәһәрендә ике махсус хастаханә төзелеше башланган, аларны инде февраль башында кулланышка кертәчәкләр. Коронавирус табылган барлык авырулар шул хастаханәләргә генә җибәреләчәк.

Хастаханәдә эшләүче табибларга карата кырыс таләпләр кертелгән: смена вакытында аларга эш урыныннан китү катгый тоела, хатын-кыз хезмәткәрләр микроблар таралу мөмкинлеген киметү өчен чәчләрен бөтенләй кырып алдырган. Хастаханәдәге табибларга өйләренә кайту гына түгел, хәтта бәдрәфкә чыгу да тыела, алар памперслар куллана дигән мәгълүмат бар, дип сөйли Роман.

Илдә бәлане намуссыз сатучылар үз файдасына кулланырга тырышкан. «Бер-ике көн битлекләргә кытлык булды һәм сатучылар аларның бәясен арттырды, әмма дәүләт моны үз идарәсенә алды, штраф салына башлады. Яллар булуга карамастан, битлек ясаучы завод хезмәткәрләрен эшкә чыгардылар», — диде Роман «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүгенге көнгә короновирус йоктырган 106 кеше үлгән, 4,5 мең кешедә әлеге авыру расланган һәм 7 мең кешене табиблар күзәтеп тора. «Кытайда Яңа ел булу сәбәпле, шәһәрләрдә кешеләр аз, чөнки алар Яңа елда туганнарына авылларга китәләр», — дип сөйләде Роман.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100