news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайдагы Олимпия уеннарында Татарстаннан 8 спортчы катнаша

Бүген Пекинда кышкы Олимпия уеннары — 2022 Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 4 февральдә, Пекинда кышкы Олимпия уеннары — 2022 башлана. Татарстан Республикасыннан турнирга спортның 5 төре буенча 8 спортчы китте.

Чаңгы ярышларында Христина Мацокина, чаңгыда трамплиннан сикерүдә Данил Садриев, сноубордта көч сынашуда Милена Быкова, Владислав Хадарин, Виктор Вайлд, фигуралы шууда Евгения Тарасова, хоккейда Дмитрий Воронков, Тимур Билалов катнаша, дип хәбәр итте Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Пекиндагы кышкы Олимпия уеннары 20 февральгә кадәр дәвам итә.

Татарстан спортчылары чыгышы программасы белән «Интертат» сайтында танышырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot