news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайдагы дөнья чемпионатында татар кызы 2 бронза медале алган

Россия спортчысы Розалия Насретдинова дөнья чемпионатында алган бронза медальләренең аның өчен бик кыйммәтле булуын әйтте.

Кытайдагы дөнья чемпионатында татар кызы 2 бронза медале алган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Кытайда йөзү буенча узган дөнья чемпионатында Россия спортчысы Розалия Насретдинова 2 бронза медале алган. “Ханчжоуда мин ике бронза медале алдым. Бронза булса да, минем өчен алар бик кыйммәтле, алтынга тиң, чөнки командаларның барсы да бик көчле”, – диде Розалия.

Моңа кадәр Розалия төрле спорт ярышларында катнашып югары дәрәҗәләрне алды. 2014 елда узган яшьләр Олимпия уены чемпионы, Рио-2016 Олимпия уеннары катнашучысы, Европа чемпионы, Дөнья чемпионы - 2016 исемнәренә лаек булды.

Розалия Насретдинова: “Мин йөзү белән күптәннән шөгыльләнәм инде. Дөрес, тренировкалар вакытында икеләнүләр дә булмый калмагандыр, ләкин мондый мизгелләрдә мин тренерымны тыңлый идем, чөнки ул минем мөкинлекләрем турында миннән дә яхшырак белә кебек тоела иде”, - дип әйтте.

Спортчы кыз әйтүенчә, ул тренировкалардан, ярышлардан буш вакытта әти-әнисенең туган ягына – Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылына – кайтып ял итә. “Буш вакыт булганда мин авылга кайтырга тырышам. Миңа андагы мөхит ошый. Анда мин яңа ярышларда катнашыр өчен көч җыям, туган телдә сөйләшәм һәм ял итәм”, - дип уртаклашты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100