news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайда ковид инфекциясеннән тиз тәэсир итә торган вакцина булдырылган

Хәзерге вакытта ирекле ярдәмчеләрдә вакцина сынаулары үткәрелә, анда 1 меңнән артык кеше җәлеп ителгән.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Кытай биологлары коронавирустан интраназаль вакцина ясаган. Яңа типтагы препарат грипп вирусы нигезендә эшләнгән һәм прививкадан соң бер тәүлек узгач та ковидка иммунитет тудыра. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Вакцина ясаганда тикшеренүчеләр гриппны кузгатучының генын үзгәрткән, аның кеше организмында үрчү сәләтен блоклаган. Әмма шул ук вакытта ул организмны коронавирус аксымнарын җитештерергә мәҗбүр итә.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, препаратның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын әрлән һәм сасы көзәннәрдә сынаулар раслаган. Шул ук вакытта уңай нәтиҗә вакцинациядән соң бер тәүлек узгач барлыкка килгән.

Хәзерге вакытта илдә ирекле ярдәмчеләрдә вакцина сынаулары үткәрелә. Аларда Кытай Халык Республикасының 1 меңнән артык сәламәт кешесе җәлеп ителгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot