Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кытайда коронавирусның дөнья буйлап таралу вакыты турында сөйләделәр
Фаразлаулар буенча, эпидемия бөтен дөнья буйлап кимендә июньгә кадәр таралачак.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы бөтен дөнья буйлап кимендә июньгә кадәр таралачак. Бу турыда РИА Новости «Шенмин шибао» газетасына сылтама белән хәбәр итә.
«Фаразлаулар буенча, эпидемия бөтен дөнья буйлап кимендә июньгә кадәр таралачак. Коронавируска каршы көрәш экспорттан (Кытайдан килгән авыру) импортка күчәргә мөмкин», — диде Кытай халык Республикасы Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының махсус эксперт комиссиясе башлыгы Чжун Наньшань.
«Татар-информ» агентлыгы профессор Агафанов исемендәге Республика клиник инфекцион хастаханәсеннән коронавирус аркасында карантинда булган сигез россиялене чыгардылар, дип хәбәр иткән иде.
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Diamond Princess лайнеры пассажирлары белән ике атна карантин узган Республика клиник инфекцион хастаханә табибларына һәм хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз