news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайда ике танаулы, өч күзле дуңгыз баласы туган - видео

Әлегә ул үзе ашый алмый, шуңа күрә хуҗасы аңа шешәдән сөт бирә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Кытайның көньяк-көнчыгышында бер фермада үзенчәлекле дуңгыз баласы туган. Ул өч күзле һәм ике танаулы. Дуңгыз баласы турындагы ролик Twitter микроблогында «Синьхуа» агентлыгының рәсми битенә урнаштырылган дип яза "ТАСС".

Әлегә дуңгыз баласы үзе ашый алмый, шуңа күрә хуҗасы аңа шешәдән сөт бирә.

Аның сүзләренчә, башта хуҗа әлеге үзенчәлекле дуңгыз баласын күреп курыккан, әмма соңрак ул аңа ияләшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot