news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайда өч мәчетне япканнар

Мәчетләр Кытайның көньяк-көнбатыш Вейшан районында урнашкан булган.

Кытайда өч мәчетне япканнар
архив

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Кытайның Юньнань провинциясендә, законсыз дин эшчәнлеге алып барыла дип, өч мәчетне япканнар. Бу хакта South China Morning Post газетасына сылтама белән Анадолу яза.

Мәчетләр Кытайның көньяк-көнбатыш Вейшан районында урнашкан булган, дип яза басма.

Җирле мөселманнар мәчетне яптыруга каршы булган. Кулга алулар турында хәбәр ителми.

  • Кытайның Юньнань провинциясендә 700 мең тирәсе мөселман яши.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot