news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайда “Будда тешләре һәм сөякләре” салынган тартмачык тапканнар

Аңа моннан биш ел элек юлларны ремонтлаган вакытта эшчеләр тап булган.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Кытайда Будда Шакьямуниның сөякләре салынган 1000 еллык керамик тартмачык тапканнар. Бу хакта «Газета.Ru», Live Science порталына сылтама ясап, хәбәр итә.

Аңа моннан биш ел элек юлларны ремонтлаган вакытта эшчеләр тап булган.

Тартмачыктагы тексттан күренгәнчә, Цзинчжоу префектурасының Лунсин монастыре каршындагы Манджушри храмында хезмәт итүче монахлар Будда сөякләре һәм тешләренең 2 меңнән артык фрагментын җыеп, аларны храм залында күмеп куйган.

Әмма әлеге сөякләрнең Будданыкымы-түгелме икәнлеген төгәл раслап булмый. Моннан тыш, археологлар Будданың ике метр озынлыгындагы статуяларына һ.б. табылдыкларга да юлыккан. Алар мәдәни һәм тарихи кыйммәктә ия, дип раслый галимнәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot