news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайда бер мәчетнең диварларына Коръәннең барлык сүрәләрен уеп язганнар

1988 елда Сиань мәчете Кытай хакимияте тарафыннан мәдәни-тарихи һәйкәл буларак сак астына алынган.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Кытайның Шэньси провинциясе Сиань шәһәрендәге мәчет диварларына Коръән аятьләрен уеп язганнар. Бу хакта Shia News ка сылтама белән Казахстан Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

  • Сиань Җәмигъ мәчете 700 ел элек Мин империясе чорында төзелә башлый. Цинь династиясе чорында төзелеш тулысынча төгәлләнгән. Нәкъ шул чорда аның диварында «Насталик» язуы белән Коръән аятьләре язылган.
  • 1988 елда Сиань мәчете Кытай хакимияте тарафыннан мәдәни-тарихи һәйкәл буларак сак астына алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100