news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайда башкорт рәссамы Рамил Килмәмәтовның күргәзмәсе ачылды

Проект грант исәбенә гамәлгә куелган.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Кытайның Цзянси провинциясендә Башкортстан Республикасы халык рәссамы Рамил Килмәмәтовның “Башкортстан – Россиянең энҗе бөртеге” күргәзмәсе ачылды. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Бу проект Рамил Килмәмәтовның  2018 елда алган Башкортстан Республикасы башлыгының мәдәният һәм сәнгать эшлекләренә  бирелгән грантына гамәлгә куелган.

Экспозициядә 50 эш бар, алар республиканың традицион һәм заманча мәдәнияте турында сөйли.

news_right_1
news_right_2
news_bot