Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кытайда "Бөтендөнья мөселман шәһәре" аттракционнар паркы ачылган
World Muslim Cityны төзү якынча 3,15 млрд сумга төшкән
(Рига, 1 июль, «Татар-информ», Дмитрий Родионов, Гөлшат Ганиева). Кытайның Иньчуань шәһәрендә "Бөтендөнья мөселман шәһәре" (World Muslim City) аттракционнар паркы ачылган. Бу хакта инглиз телендәге «China Daily» газетасына сылтама белән «Благовест-инфо» дини мәгълүматлар агентлыгы хәбәр итә.
Паркның төп капкасы Таҗ-Махалга охшатып ясалган, ә "мөселман шәһәренең" 8 гектарлы мәйданында Истанбулдагы Зәңгәр мәчет, Таҗ-Махал мавзолее һәм башка күп һәйкәлләрнең күчермәләре ясалган. Бирегә килүчеләргә мөселманча киенергә тәкъдим итәләр. Парк бинасындагы язуларда гарәп мотивлары бар.
Җирле хакимият паркка гарәп илләреннән бай туристлар килүгә исәп тота. Алар өчен парк янында кунакханәләр, конгрес сарайлары төзелгән.
Белешмә өчен. Иньчуанда хуэйлар - ислам динен тотучы кытайлылар яши. Алар Кытайда яшәүче күпчелек халык телендә сөйләшә, әмма алардан диннәре буенча аерылып тора.
World Muslim Cityны төзү якынча 3,15 млрд сумга төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз