news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайда Абай шигырьләрен укыганнар

Ел саен Пекинның «Чаоян» паркында Казахстан һәм Кытай яшьләре җыела.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Казах шагыйре, мәгърифәтче Абайның тууына 175 ел тулу алдыннан Пекинның «Чаоян» үзәк паркында урнашкан «Цзинтай» музеенда Абай укулары үткәрелде. Абай укуларында катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыган. Бу турыда «Казинформ» хәбәр итә.

  • Абай Кунанбаев 1845 елның 10 августында Семея (элек Семипалатинск) шәһәрендә туган. Кунанбаев үз әсәрләрендә кеше тормышының төрле аспектларына кагылып үтә, халыкны туры юл буенча үстерү кирәклеген әйтә һәм конфликтларга каршы чыгыш ясый.
  • Кунанбаев мәдрәсәдә белем ала, шул ук вакытта рус мәктәбенә дә йөри. Ул гарәп һәм француз телләрен өйрәнә, Алишер Навои, Фирдәүси һәм Низами әсәрләрен төп нөсхәдә укый. Кунанбаев беренче булып рус шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен казах теленә тәрҗемә итә.

Чара танылган Кытай скульпторы Юань Сикунь ясаган Абай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.

«Ел саен Пекинның «Чаоян» паркында Казахстан һәм Кытай яшьләре җыела. Алар Абайның шигырьләрен укый», - диде Кытай скульпторы Юань Сикун.

Шулай ук Абай укуларында Кытай милләтләре Үзәк университетында казах телен өйрәнүче Кытай студентлары, Кытай Халык Республикасы уку йортларында белем алучы Казахстан яшьләре, Казахстан дипломантлары балалары аның әсәрләреннән өзекләр укыды, - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100