news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайда 2 миллион ел элеккеге борынгы эш кораллары тапканнар

Әлеге табылдыклар борынгы кешеләрнең Африкадан, галимнәр уйлаганга караганда иртәрәк китеп, дөнья буйлап таралуы хакында сөйли.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Кытайда 2 миллион ел элеккеге борынгы эш кораллары тапканнар. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Бөекбритания һәм Кытай археологлары Кытайның Шанчэн җирлегендә казу эшләре алып барган вакытта, 2 миллион ел элек кулланылган йөзгә якын борынгы эш коралы тапкан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге табылдыклар борынгы кешеләрнең Африкадан, галимнәр уйлаганга караганда иртәрәк китеп, дөнья буйлап таралуы хакында сөйли. Тикшеренү нәтиҗәләре Nature журналында басылып чыккан.

Моңа кадәр археологлар Грузиянең Дманиси шәһәрендә тапкан артефактлар Африкадан читтә яшәгән кешеләрнең иң борынгы эзләре санала иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100