news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай журналисты Россия хатын-кызларының тиз картаю сәбәбен атады

Россия хатын-кызлары гаиләгә күп көчен түгә һәм шуңа күрә тышкы кыяфәтләрен карарга өлгерми дип саный Sohu порталы хәбәрчесе.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә гүзәл затлар Кытай хатын-кызларыннан тизрәк картая, чөнки туйдан соң тышкы кыяфәтләрен караудан туктый, дип белдерде Sohu порталы журналисты. Бу хакта «Известия» яза.

Автор моны Россия хатын-кызларының гаиләгә күп көч түгүе белән бәйли. Моннан тыш, ул илнең салкын климаты аркасында биредә яшәүчеләр углеводларга бай югары калорияле азык-төлеккә күнеккән дип саный.

Аның фикеренчә, туйдан соң хатын-кызлар спорт белән шөгыльләнсә һәм дөрес тукланса, бу проблемалардан котылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100