news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай вәкилләре Түбән Каманың «Гаилә» паркында чыршы мәйданчыгын ачуда катнашты

Түбән Кама мэры узып баручы елның Николай Лемаевка багышланганын булуын да әйтеп узды.

Кытай вәкилләре Түбән Каманың «Гаилә» паркында чыршы мәйданчыгын ачуда катнашты
e-nkama.ru

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Гаилә» паркында чыршы мәйданчыгын ачуда тугандаш Мэйшань мэры Ло Цзямин да катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Гаилә» паркындагы 16 метрлы алтынсу чыршы биш катлы йорт биеклегендә. Ерак түгел тау, лабиринт, аттракцион һәм алты фотозоналы боз шәһәрчеге урнашкан. Паркта волейбол һәм баскетбол мәйданчыкларында шугалаклар ачылган, шулай ук прокатка чаңгы, сноуборд һәм тюбинглар алып торырга мөмкин.

«2019 ел узып бара, бу елда без сезнең белән шәһәребез, территориябез чәчәк атсын, кешеләребез уңайлы, матур, төзекләндерелгән шәһәрдә яшәсен өчен, бик күп эшләр башкардык, — дип мөрәҗәгать итте Түбән Кама халкына Айдар Метшин. — Сезгә хезмәтегез, шәһәргә карата булган мөнәсәбәтегез өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм».

Түбән Кама мэры узып баручы елның Николай Лемаевка багышланганын булуын да әйтеп узды. «Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы белән билгеләп үтеләчәк 2020 елга ышаныч белән керәбез, — диде Айдар Метшин. — 2020 елны муниципаль дәрәҗәдә без, түбәнкамалылар, тагын да татурак, бер-беребезгә якынрак булуыбыз өчен, Игелекле күршелек елы дип игълан иттек».

«Мин үзебезнең шәһәр халкыннан сәлам җиткерәм. Без, Түбән Камага килгәч, бу шәһәрнең матурлыгын күрдек һәм мин ышанам ки, безнең дуслык даими рәвештә ныгый барыр», - диде Ло Цзямин.



news_right_1
news_right_2
news_bot