news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай вәкиле Казанда «Ансат» вертолетларын җыю белән танышты

Казан вертолет заводы хезмәткәрләре Росавиация белән берлектә Кытай базарында «Ансат» вертолетларын сертификацияли.

Кытай вәкиле Казанда «Ансат» вертолетларын җыю белән танышты
инстаграм

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Кытай Халык Республикасының Бөтенкытай халык вәкилләре җыенының Даими комитеты рәисе Ли Чжаньшу ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә Казан вертолет заводында булды. Анда ул «Ансат» вертолетларын җыю белән танышты. Бу хакта Татарстан парламенты җитәкчесе Instagramда үз сәхифәсендә язды.

«Кытай Халык Республикасы халык вәкилләре җыенының Даими комитеты рәисе Ли Чжаньшу әфәнде белән Казан вертолет заводында булдык», - дип язган Фәрит Мөхәммәтшин.
.
Казан вертолет заводы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кунаклар өчен агрегат-җыю производствосы буенча экскурсия үткәрелде. Ми-8/17, Ми-38 һәм «Ансат» вертолетларының төзелүен күрсәттеләр. Делегация шулай ук вертолет техникасын җыю цехында да булды.

Моннан тыш, предприятиенең очу-сынау комплексында Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре буенча «Россия вертолетлары» холдингының демонстрацион турында катнашкан «Ансат» вертолетының очышы узды.

Элегрәк Казан вертолет заводы хезмәткәрләре Росавиация белән берлектә Кытайның гражданлык авиациясе идарәсе (CAAC) вәкилләре белән бу илдә «Ансат»вертолеты тибындагы Россия сертификатын валидацияләү мәсьәләсе буенча сөйләшүләр башлаган иде. Бу процедура Казан вертолетларын Кытайга җибәрә башлау өчен кирәк.

Кытай Халык Республикасының Кытай халык вәкилләре җыенының Даими комитеты рәисе Кытайның беренче затлары өчлегенә керә. Ул кичә Россиягә килде һәм РФ Президенты Владимир Путин белән очрашты. Бүген Ли Чжаньшу Казан федераль университетына барырга, Казан Кремлен карарга һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүләр алып барырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100