news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай теленнән БДИ контроль-тикшерү материаллары проектлары әзерләнгән

Кытай теленнән Бердәм дәүләт имтиханы беренче тапкыр 2019 елда уздырылачак.

Кытай теленнән БДИ контроль-тикшерү материаллары проектлары әзерләнгән
http://mon.tatarstan.ru

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Педагогик тикшеренүләр буенча федераль институт (ФИПИ) беренче тапкыр кытай теле буенча БДИ контроль-тикшерү материаллары проектларын бастырып чыгарган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Кытай теленнән БДИ беренче тапкыр 2019 елда уздырылачак. Моңа кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары, сайлап алып,  инглиз, немец, француз һәм испан телләреннән БДИ формасында имтихан тапшыралар иде.

  • Кытай теле буенча БДИ моделен 2014 елдан эшли башладылар. Модель Россиянең 12 төбәгендә иҗтимагый-һөнәри фикер алышу һәм сынап карау узды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot