news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай Татарстанга кече авиация өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итә

Татарстан һәм Кытай арасында 2017 елның беренче яртыеллыгында товар әйләнеше 75 процентка үсеп, 280 миллион долларны тәшкил итте.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Кытайны Татарстан предприятиеләре белән кече авиация өлкәсендә хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта Кытай Сычуань провинциясенең Синьдунск районы Чэнду шәһәре делегациясе вәкилләре Казанга килгәч җиткергән, дип хәбәр итә Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы матбугат хезмәте.

Кичә кунаклар Агентлыкта булып, Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе беренче урынбасары Инсаф Галиев белән очрашкан һәм сөйләшүләр алып барган. Кытайлылар Татарстан белән кече авиация суднолары, нефть, газ, химия өлкәсендә һәм медицинада җиһазлар кую юнәлешендә эшләргә ниятли. Татарстан шулай Кытай предприятиеләре белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәрә планлаштыра, дип билгеләп үткән Инсаф Галиев.

Кытай кунакларына Татарстанның инвестиция куәтен тәкъдим итәләр. Синьдунск районы башлыгы урынбасары Цинь Тянь шулай ук Татарстан компанияләренең аның провинциясендә эшләү мөмкинлеген җиткергән.

Татарстан һәм Кытай арасында 2016 елда товар әйләнеше 40 процентка үсеп, 372 миллион долларга җиткән. 2017 елның беренче яртыеллыгында товар әйләнеше 75 процентка үсеп, 280 миллион долларны тәшкил итә.

Кытай Татарстан өчен әһәмияле икътисади партнер булып тора. Узган елдан башлап Казанда Кытай халык республикасының Генераль Илчелеге эшләп килә. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге бар. 2016 елда Чаллыда Haier Кытай корпорациясе үз заводын ачты. Хәзер компания Татарстанда кер юу машиналары буенча икенче завод төзи. Шулай ук кытай инвесторы Татарстанда 2019 елга индустрия паркын төзиячәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100