news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай татарлары чәй табыны янында "Сагыну" җырын башкара

Кытайда “Татар халкы мәхәббәт җырлары” китабы дөнья күргән.

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Кытайда биш меңгә якын татар яши. Аларның күбесе Кытайның көнбатыш регионында - Шенҗан-Уйгыр автоном районындагы Өремче, Колҗа, Алтай шәһәрләрендә көн күрә. Татарлар вакытлы матбугат чараларын даими рәвештә чыгара алмаса да, татар милләте мәсьәләләренә кагылышлы басмаларны чыгарырга тырыша. Кытай татарлары китаплары, журналлары турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Колҗа шәһәрендә туып үскән, шунда яшәүче Рифкать Фәхретдинов сөйләде.

Рифкать Фәхретдинов әйтүенчә, әле күптән түгел Кытайда татарлар яраткан җырларны туплаган “Татар халкы мәхәббәт җырлары” китабы дөнья күргән. Монда татар халык җырлары, Кытайда татар авторлары иҗат иткән җырлар, такмаклар урын алган.

Җырларны Колҗа шәһәренең татар җәмгыяте рәисе, тарихчы Хафиз Саттар улы Салихов туплаган һәм нәшриятка әзерләгән. Китапка “Каз канаты”, “Ай урак” (“Уракчы кыз”) , “Сагыну”, “Күзләрең”, “Сарман”, “Ак Идел”, “Гафифә”, “Малина”, “Башмагым”, “Зөләйха”, “Саҗидә”, “Алтын-Көмеш”, “Алмагачлары”, “Уйлый күңелем”, “Күбәләгем”, “Син генә”, “Бала мескен” (“Бала мышкын”), “Тәзкийрә”, “Арча”, “Урман кызы” кебек Казанда онытылып барган, ә Кытайда сакланган җырлар урын алган. Барлыгы “Татар халкы мәхәббәт җырлары” җыентыгына 106 җыр тексты кертелеп, китап гарәп графикасында нәшер ителгән.

Рифкать Фәхретдинов әйтүенчә, автономиядә профессиональ татар җырчылары күп түгел. Мәсәлән, Шадия Вәлиева дәүләт җыр-бию ансамблендә эшли. Татар җырларын Кытай сәхнәләрендә таныта. Узган ел Казанда “Татар моңы” халыкара татар җыры бәйгесендә дә катнашкан. Үзешчәннәрдән Майнур Гомәрова, Камилә Нагаева, Әсхәт Хәсәновларны санап үтте ул.

Кытай татарлары җырга-моңга бай. Рифкать Фәхретдинов әйтүенчә, чәй табыны артында җыелышып җырлап утыру гадәткә кергән. Бергә очрашып, яшьләр дә, урта буын да аккордеон, баян һәм гитарада “Каз канаты”, “Сагыну”, “Сарман”, “Уракчы кыз”, “Күбәләк”, “Туган тел”не уйный һәм аңа кушылып җырлый. Рифкать үзе дә аккордеонда уйный. Китап тышлыгында аның фотосы куелган.

Китапта урын алган кайбер такмакларны китереп үтик:

Сабын савыт нигә кирәк?
Сабын салырга кирәк.
Сагынсаң да, саргайсаң да
Сабыр итәргә кирәк.

Голҗа таулары биек,
Йөри арслан киек,
Су сипмәгән гөлләр кебек
Йөрибез янып-көеп.

Күзләрең кара чия,
Җаннарым сине сөя,
Җаннарым сине сөйгәнгә
Дошманнар янып-көя.

Кытайда шулай ук “Татар мәдәнияте” журналы чыга. “Журнал битләрендә Кытайда танылган татар шәхесләре белән таныштырабыз, Кытайда иҗат итүче авторлар әсәрләрен кертәбез, тарихка урын бирелә, кеше язмышына багышланган мәкаләләр урын ала, аерым алганда, Татарстаннан ничек китүләре, Кытайда ничек урнашулары, шөгыльләре турында язабыз. Кытай язучыларының, уйгыр милләте зыялыларының татарларга биргән бәяләре, эзләнүләре, күзәтүләре кертелә. Уйгыр әдәбияты белән татар әдәбиятын чагыштырып, татарларның уйгырларга күрсәткән мәдәни тәэсире, аларның әдәбиятына ясаган йогынтысы кебек бик кызыклы темалар ачылган язмалар бар”, - диде Рифкать Фәхретдинов.

Ул журнал тулаем Кытай хөкүмәте финанс ярдәме белән бастырыла. Даими рәвештә чыкмаса да, шулай да дүрт саны дөнья күргән. Рифкать әйтүенчә, ул журналга ихтыяҗ артып бара, киләчәктә ай саен чыгарырга да уйлыйлар.

Аннан тыш Кытайда татар тарихчысы Габделбари Батталның “Татар тарихы” дигән китабы гарәп графикасы нигезендә нәшер ителгән.

Малик Чанышевның “Татар мәгариф тарихы” дигән китабы дөнья күргән. Ул китап бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, Татарстанда кириллица хәрефләре белән басылып чыккан.

Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" повесте дә Кытайда уйгыр телендә бик күп тиражда чыккан.

Рифкать Фәхретдинов үзе эшмәкәр, режиссер булырга хыялланса да, башка юнәлешкә китеп, сәүдә белән шөгыльләнә. Шулай да аккордеонда уйнарга ярата. Казанга Кытай Яңа елыннан соң март айларында килергә уйлый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100