news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай татар диаспорасы вәкилләрен укыту өчен субсидияләр бирү тәртибе расланды

Кытайда татар диаспорасында биш меңләп кеше бар, алар татар теле һәм милли мәдәният буенча белгечләргә ихтыяҗ кичерә.

Кытай татар диаспорасы вәкилләрен укыту өчен субсидияләр бирү тәртибе расланды
Рамиль Гали/архив

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Хөкүмәте Кытай татар диаспорасы вәкилләрен укыту өчен Татарстанның коммерцияле югары уку йортларына субсидияләр бирү тәртибен раслады.

Финанслар татар телен, милли мәдәниятне, халык педагогикасын укыту буенча кадрлар әзерләүгә юнәлдерелә. Карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

“Татарстан бюджетыннан Кытай халык республикасы татар диаспорасы вәкилләрен укыту белән бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү өчен коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү Тәртибен расларга”, - диелгән документ текстында.

Карардан күренгәнчә, субсидияләр бакалавриат, магистратура, фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча укыту алып баручы дәүләтнеке булмаган оешмаларга бүленәчәк. Мәҗбүри шарт – мәгариф оешмасы Татарстанда урнашкан булырга тиеш.

“Субсидия алучы татар теле, мәгариф, фән, милли мәдәният, тарихи мирас, халык педагогикасы, демография үсеше өлкәсендә программаларны тормышка ашыруда тәҗрибәгә ия булырга тиеш”, - дип ачыкланган документ текстында.

Кытайда татар диаспорасында биш меңләп кеше бар. Аларның якынча алганда яртысы автономлы Синцзян-Уйгыр районында яши.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100