news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай Россия ашлыгын импортлау һәм вертолетлар төзелешендә хезмәттәшлек белән кызыксына

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очрашты.

(Казан, 13 июль, "Татар-информ", Арсений Маврин). Кытай Россиядән, шул исәптән Татарстаннан ашлык импортларга әзер. Шулай ук бу ил вертолетлар төзелешендә хезмәттәшлек белән кызыксына. Бу  хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендә очрашу вакытында Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао әйтте.

Ул шулай ук нефтехимия, машина төзелеше буенча да эшләү мөмкинлекләре булын искәртте. "Кытайда вертолетлар төзелешенә ихтыяҗ зур. Харбинда вертолетлар заводы бар. Ул Франция һәм Бразилия белән хезмәттәшлек итә", - диде губернатор.

"Казан - илдәге  фәнни-белем бирү үзәкләренең алдынгыларының берсе. Республика югары уку йортларында 857 кытай студенты белем ала. Бу - киләчәктә элемтәләр урнаштыру өчен яхшы мөмкинлек", - диде Татарстан Президенты.

Татарстан һәм Хэйлунцзян провинциясе арасында хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре буенча эш башланган. Шул турыда килешү дә имзаланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot