news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай прокуратурасы Хэбэй провинциясе экс-губернаторына коррупциядә гаепләү белдергән

Кытайда коррупциягә каршы көрәш 2012-2013 елларда хакимияткә КХР рәисе Си Цзиньпин рәислегендә "бишенче буын" җитәкчеләре килгәч активлашкан.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Кытай Халык Республикасы прокуратурасы Хэбэй провинциясенең элеккеге губернаторы Чжоу Бэньшуньга коррупциядә гаепләү белдергән. Бу хакта ведомство хәбәрендә белдерелә дип яза "ТАСС".

Күзәтчелек органы Чжоу Бэньшуньны хезмәт вазифасыннан начар ният белән куллануда шикләнә. Ул шулай ук "өченче затлардан күпсанлы кыйммәтле әйберләр алуда гаепләнә һәм закон буенча коррупция өчен җинаять җаваплылыгына тартыла".

Чжоу Бэньшунь 1971 елда Кытай Коммунистлар партиясенә кергән һәм берничә дистә еллар Хунань провинциясендә эшләгән, 2000 елда провинциянең җәмәгатьчелек куркынычсызлыгы хезмәтен җитәкләгән. 10 һәм 11 чакырылыш Бөтенкытай халык вәкилләре җыены делегаты булган. 2013 елның мартында Хэбэй провинциясе парткомын җитәкләгән, 2014 елның гыйнварында аның губернаторы вазифасын биләгән.

Кытай Халык Республикасыда коррупциягә каршы көрәш 2012-2013 елларда хакимияткә КХР рәисе Си Цзиньпин рәислегендә "бишенче буын" җитәкчеләре килгәч активлашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100