Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кытай Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален Пекинга кадәр озынайтуны сорады
Кытай партнерлары Мәскәү - Казан ЮТМнә, иннвестицион проекттан тыш, Россия һәм Европа белән тизйөрешле элемтәне үстерүгә бер адым буларак та карыйлар
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Кытай инвесторлары, Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален Пекинга кадәр озынайту шарты белән бу проектка акча кертергә әзер, дип яза Lenta.ru “Москва” агентлыгына сылтама белән, ә анысы, үз чиратында, Россия тимер юлларының бүлендек структурасы “Скоростные магистрали” ААҖ компаниясе вәкиленә сылтама бирә.
“Бүген Кытай инвесторлары Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале проектына акча кертергә әзер, ә Кытай төзүчеләре магистарльне төзүдә иң заманча технологияләрне тәкъдим итә ала. Алар Россия Хөкүмәтенең стратегик карарын көтә”, - дип сөйләде компания вәкиле.
Аның сүзләренә караганда, Кытай партнерлары Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраленә иннвестицион проекттан тыш, Россия һәм Европа белән тизйөрешле элемтәне үстерүгә бер адым буларак та карыйлар.
Агымдагы елның сентябрендә РТЮ 2015-2017 елларда Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале төзелешенә 190 млрд сумнан артык акча алачагы билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз