news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай һәм Сингапур инвесторларына тәкъдим ителәчәк проектлар сайлана

Бу исемлеккә керү өчен Татарстаннан да 3 проект дәгъва итә

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә Мәскәүдә РФ Икътисади үсеш министрлыгының эшче төркеме утырышы узачак. Анда Кытай һәм Сингапурның потенциаль инвесторларына тәкъдим ителәчәк төбәк проектлары сайлап алыныр дип көтелә.

ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрләргә караганда, утырышта Татарстаннан “Мелита” ААҖ дә югары сыйфатлы мех эшләнмәләре производствосын киңәйтү, Алабугада полиэфир җепләр һәм алар нигезендә техник тукымалар җитештерү, POZIS кухня плиталары производствосын оештыру буенча проектлар тәкъдим ителәчәк. Утырышта ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин катнашачак.

Ведомствоара эшче төркем шулай ук Алтай, Чувашстан республикалары, Орел өлкәсе проектларын карарга җыена. Утырышта инвесторларга салым ташламалары бирү, Кытай һәм Сингапур инвесторларының Россиягә сәфәре вакытын һәм программалары килештерү мәсьәләләре дә күтәреләчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot