Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кытай коронавируска каршы вакцина ясау буенча Россия белән хезмәттәшлек итәргә ниятли
Бүгенге көндә Кытай галимнәре вакцинаның ким дигәндә биш төрен әзерли, кайберләре препаратны сынарга керешкән дә инде.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Кытай яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы вакцина ясау һәм җитештерү буенча Россия белән хезмәттәшлек итәчәк. Кытайның тышкы эшләр министры урынбасары Ма Чжаосюй шул хакта хәбәр итте.
Тышкы эшләр министры урынбасары билгеләп үткәнчә, ике ил коронавирус инфекциясе таралган вакытта стратегик партнерлар буларак эш иткән.
«Киләчәктә без ике ил җитәкчесе тарафыннан ирешелгән консенсуска таяначакбыз һәм эпидемиягә каршы көрәштә, шул исәптән вакцина ясау һәм җитештерү өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәчәкбез», — диде Ма Чжаосюй.
Тышкы эшләр министры урынбасары искәрткәнчә, шул рәвешле, ике ил коронавирус эпидемиясенә каршы дөньякүләм көрәшкә үз өлешен кертә алачак.
Кытайның фән һәм техника министры Ван Чжиган сүзләренчә, бүгенге көндә Кытай галимнәре вакцинаның ким дигәндә биш төрен әзерли, кайберләре препаратны сынарга керешкән дә инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз