Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кытай компаниясе Менделеевск сәнәгать паркында завод ачу белән кызыксына
Кытай Халык Республикасы инвесторлары яхшы үсеш алган инженер челтәрләрен һәм бай табигый ресурсларны билгеләп үткән.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Кытай инвесторлары Менделеевск сәнәгать паркында завод ачу белән кызыксына. «Сычуань Рэйлвэй Инвестмент Групп» компаниясе генераль директоры ярдәмчесе Чжан Жуйин шул хакта хәбәр итте.
«Сәнәгать паркының инфраструктурасы бик яхшы үсеш алган. Су, электр энергиясе, инженер челтәрләре – барысы да бар. Безгә бу шәһәрдә инвестицион өлкә бик яхшыдыр кебек тоела», - дип искәртте ул.
Инвестор, Менделеевск газ ресурсларына бай булганлыктан, Лучжоу шәһәренең химия компаниясенә мәйданчык тәкъдим итәчәк.
- «Менделеевск» сәнәгать паркының яңа производстволарын урнаштыру өчен мәйданчык «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» АҖ территориясендә урнашкан. Аның гомуми мәйданы 63,261 гектар тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз