news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай Халык Республикасының Бишкәктәге илчелегенә террорчы һөҗүм иткән

Һәлакәт аркасында илчелекнең өч хезмәткәре зыян күргән

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Кытай Халык Республикасының Бишкәктәге илчелегенә террорчы һөҗүм иткән. Ир-ат машина белән бина капкасына бәрелгән, нәтиҗәдә автомобиль шартлаган дип хәбәр итә «Интерфакс».

Һәлакәт аркасында илчелекнең өч хезмәткәре зыян күргән. Күпсанлы кыйпылчыклар белән яраланган Кыргызстан гражданнары хастаханәгә озатылганнар, дип хәбәр итте республика вице-премьеры Жениш Разаков.

«Террорчы «Мицубиси Делика» автомашинасы белән идарә иткән. Зыян күрүчеләр Кыргызыстан гражданнары", - дигәнул журналистларга.

Хокук саклау органнары әлегә илчелек территорииясендә шартлаган автомобильдә табылган ир-атның шәхесен ачыкламаган. Һәлакәт урынында полиция, Дәүләт илкүләм куркынычсызлык комитеты хезмәткәрләре эшли. Алар террорчының шәхесен һәм автомобиль хуҗасын ачыклый.

Элегрәк Кытайның Кыргызстандагы илчелеге территориясендә шартлау турында хәбәр ителгән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча бер кеше үлгән, ике кеше зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot